Советлар Союзы герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәбендә тагын бер матур очрашу булып узды. “Россия –Хезмәт даны” дип исемләнгән Халыкара комплекслы экспедиция вәкилләренең чираттагы тукталышы Казан каласында оештырылды. Тулырак киләсе язмада.
Яшь буын вәкилләре өчен әлеге очрашу бик урынлы булды. Әле генә башлангыч сыйныфны тәмамлап, Кадет мәктәбендә укырга теләк белдергән һәм инде анда укыган балалар өчен батырлык дәресләре, туган илне, туган җирне, әти-әни, әби- бабайлар батырлыгы турында сөйләшүләр оештыру яшь буын күңелендә бары тик матур хисләр генә тәрбияли. Оештыручылар да нәкь шуны күздә тотып эш йөртәләр.
Курсантлар әле генә, сынау үтү өчен оештырылган лагерьдән кайтып әти –әнилре белән очраштылар. Сизелеп тора балалар хәрби дәресләрне үзләштерә башлаганнар. Алар өчен хәрби һәм хезмәт батырлыгы зур үрнәк.
Әлеге экспедициянең төп максаты да яшь буынга шәһәрләребез даны турында мәгьлумәт бирү. Үзе исән чакта Борис Кириллович Кузнецов Владимир Владимирович Путин белән очрашуга Казаныбызның хезмәт батырлыгын раслап, үтенеч турында соравын да әзерләп бара. Бүген Казан Россиянең шәһәрләр даны исемлегендә. Экспедиция Мәскәүнең Кремль мәйданыннан башланып, бик күп шәһәрләребезне үтеп, яңадан Кремль мәйданчыгында тәмамланачак.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, татарстан яңалыклары.