Быел XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 5нче сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Казанда үтә. Инде сайлап алу чоры үтте. Аңа биш номинациядә 50 фильм кергән. Быел конкурска барлыгы 45 илдән 600гә якын гариза килде. Тулырак киләсе язмада.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Беренче фестиваль Россия мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Быел кинофорум Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак. Фестиваль үзенең яшәү дәверендә кинематографистларның абруйлы форумы статусына ия булды.
Конкурс программасыннан тыш, тамашачыларны шулай ук параллель программа көтә: Россия уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләре, ретроспектив һәм тематик сайлаулар. Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре планлаштырылган. Биредә шулай ук кинофестиваль-партнерлар өчен инвестиция-презентация мәйданчыгы, эшлекле мәйданчык һәм башкалар булачак.