Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Балтач районнарында булды.
Кукмарада универсаль спорт комплексы ачылды. Яңа спорт манежы иң югары стандартларга җавап бирә-туплы уеннар, көрәш, бокс һәм фитнес белән шөгыльләнү өчен иркен заллары бар.
Җирле сәнәгать мәйданчыгында 240 яңа эш урыны булдырылган. Биредә савыт-саба җитештерәләр. Президентка 600 малга исәпләнгән яңа сөт комплексын күрсәттеләр. Фермерлар, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Балтач районында 20 урынлы балалар бакчасын ачуда катнашты. Ә «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов яңа Экопаркны карады. Аны дәүләт программалары нигезендә төзекләндергәннәр. Җирле аграрийлар белән очрашуда Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына терлекчеләргә азык сатып алу өлешендә ярдәм итү вариантларын карауны йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты