Башкалабызның Мәскәү мәдәният үзәгендә бушлай агитация һәм дебатлар өчен телевидение һәм радиода эфир вакыты бүленде.
Дебатларда катнашучыларга быел катгый таләпләр куелды. Эфирда чыгыш ясаучылар битлектән, авыру билгеләресез, ютәлләмәскә, тән температуралары тиешле нормада булырга тиеш. Илдәге санитар-эпидемиологик хәл шуны таләп итә.
Киләсе атнаның сишәмбе көнне, ягъни 24 августта “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясендә дебатлар башлана. Дебатлар “Россия-1” һәм “Россия-24” телевизион каналларында, шулай ук Татарстан радиосында дүрт атна дәвамында, 16 нчы сентябрьгә кадәр үткәрелә. Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлаучыларга үз позицияләрен җиткерә ала.