Республикада игеннәр уңышы барлык мәйданның 90 процентында җыеп алынган. Һәр гектардан 15 әр центнердан артык ашлык чыга. Тиздән яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз » республика конкурсы финалистлары да ачыклана. Конкурсны безнең телерадиокомпания, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты 13нче тапкыр үткәрә. Мамадыш районында да урак тәмамланып килә.
Мамадыш механизаторлары өчен быелгы урак җиңел бирелмәгән. Катлаулы корылык шартларында игенчеләргә сыналырга, күп тырышырга туры килгән.
Район буенча уртача уңыш бер гектардан 19 центнер -бу республика буенча уртача күрсәткечтән югары. Тик монда да, бөтен җирдәге кебек үк, табигать көйсезлекләре үзен сиздерә.
Корылыкка карамастан, районның кайбер хуҗалыкларында көзге чәчү башланган инде. Биредә сабан чәчүлекләренә генә өмет итмиләр.
Комбайнчылар арасында яшьләр экипажлары да бар. Вакытның кадерен белеп эшлиләр. Бөртеклеләрне җыеп алганнан соң, кукуруз, көнбагыш басуларына чыгасы бар.
Алмаз Габделбәров- яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз » 13 нче Республика конкурсында катнашучылар арасында. Аңа финалга чыгу өчен саллы гына ашлык суктырырга, ә аннары конкурс барышында теоретик күнекмәләрне һәм комбайнны яхшы белүен күрсәтергә кирәк. Иң яхшы яшь комбайнчылар сентябрь ахырында ачыклана.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.