Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында милләттәшләребез яши торган барлык төбәкләрдә дә күпсанлы тематик чаралар уздырыла. Шундыйларның берсе — Татарстан Язучылар берлеге башлангычы белән әзерләнгән «Татар шигърияте көннәре» иҗади экспедициясе.
Төп максат — татарлар күмәкләшеп яши торган төбәкләрдә әдәби күргәзмәләр, очрашулар, кичәләр үткәрү, татар әдәбиятына, мәдәниятенә саллы өлеш керткән шәхесләрне, татар халкының тарихи — мәдәни кыйммәтләрен, рухи мирасын барлау. Әлеге әдәби-тарихи десант дип исемләнгән экспедеция маршрутына Башкортстан республикасы, Оренбург, Ульян, Самара өлкәләре керә.