“Татмедиа” да танылган фоторәссам, Россия Рәссамнар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы Фәрит Гобәевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмәсе ачылды. Татарстан тарихындагы сирәк кадрларны җыйган күргәзмә белән хәбәрчебез Айзилә Батрханова да танышып кайтты.
Ярты гасыр профессиядә. Күргәзмәнең исеме әнә шулай атала. Фәрит Гобәев кулына беренче тапкыр фотоаппарат алганда аңа нибары 7 яшь була. Сабый чактан башланган кызыксыну аны Россия күләмендә дә танылган фоторәссам итеп таныта. Иҗади хезмәт чорында нинди генә мөхтәрәм шәхесләр белән очрашмаган да, нинди генә тарихи вакыйгаларның шаһиты булмаган! Барысы да фототарихка теркәлеп барган.
Күргәзмәдә 70-80нче елларда төшерелгән фотосурәтләр урын алган. Фәрит Гобәевның Иң яраткан жанры – портрет. Хәтта пейзаж төшергәндә дә ул кешенең барлыгын күрсәергә тырыша.
Фәрит Гобәев бүгенгәчә “Казан” журналы һәм кайбер федераль газета-журналлар өчен фотолар төшерә. “Россия тарихының йөз елы фотосурәтләрдә проектында катнашуы белән ул аеруча горурлана.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан Яңалыклары