Соңгы елларда республикада татар телендә эшләүче радио хезмәткәрләре арасында пляж волейболы турнирын оештыру матур гадәткә әйләнде. Аның быелгысын Саба районы хакимияте булышлыгы белән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оештырды. Сүз осталары спортта да осталармы? Төрле радио хезмәткәрләрен нәрсәләр берләштерә? Хәбәрчебез Фәнис Мөхәммәтов репортажы.
Татарстан радиосының яңалыклар хезмәте журналисты Ания Гыйбадуллинаның өлгермәгән эше юк. Республика тормышындагы иң оператив, иң мөһим яңалыкларны эфирга бирә. “7 көн” дигән атналык мәгълүмати тапшыруын әзерли. Яшүсмерләр, балалар һәм нәниләр өчен әзерләнгән “Сердәшханә”, “Көмеш кыңгырау” ,”Гөлбакча” тапшыруларын да алып бара. Ике бала әнисе буш вакытларында спорт белән шөгыльләнергә, волейбол уйнарга дә вакыт таба.
Радио хезмәткәре Газизҗан Вахитов та инде 60нчы яше белән барса да, егетләрчә нык, спорттан аерылмый.
“Биектау хәбәрләре” һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре волейбол пляжы белән җәй буена ныклап шөгыьләнгәннәр, осталыкларын чарлаганнар. Ә көчлеләргә бәхет елмая. Алар беренче, икенче урынны яулады.
Турнирда татар телендә эшләүче 9 коллектив катнашты. Ярышта берәү дә оттырмады. дуслык җиңде, ул барлык радио журналистларын берләштерде, дип саныйлар көндәшләр.
Саба районы хакимияте дә журналистларга күчтәнәч әзерләгән иде. Районның истәлекле урыннарына экскурсия оештырдылар, Байлар Сабасында эшләп чыгарылган товарлар, сувенирларны тәкъдим иттеләр. Кыскасы, тел осталарына менә дигән ял бүләк иттеләр. Тамаша кунаклары да сөенде.
Журналистлар күркәм турнир оештырган өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, инде бәйгене радио эфиры аша иҗади форматта дәвам итәргә чакырып таралыштылар. Киләсе җәйдә ярышларны быелгы җиңүче – “Биектау хәбәрләре” радиосы оештыра.
Фәнис Мөхәммәтов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.