Россия Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан төбәк басмаларында сайлау алды агитациясе материалларын бастыруга урынннар бүлү буенча җирәбә салынды. Партияләр һәм кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында агитациягә керешә.
Җирәбә салу урыны итеп «Мәскәү» мәдәният үзәге сайланды. Анда илдә теркәлгән ундүрт сәяси партиягә катнашу мөмкинлеге бирелде. Әмма аларның бишесе җирәбәгә килмәде. Бу аларны газета һәм журнал битләрендә сәяси агитация алып бару хокукыннан мәхрүм итми – алар өчен республика Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре җирәбә салды. Басмааларда урыннарны тәкъдим итүдә Татарстанның 42 газета — журналы катнашты. Чәршәмбе, 18 августта сәяси агитация өчен басма урыннарын бүлүдә тагын шуның кадәр үк басма тәкъдим ителә.