Бүген Казан «Баскет-холл»ында катнаш көрәш буенча Европа чемпионаты ачыла.
Турнирда 14 илдән 252 спортчы осталыгын сыный. Шуларның 164е өлкәннәр, 88 е яшүсмерләр арасында көчлеләрне ачыклый. Бу коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Европа дәрәҗәсендә үткәрелә торган беренче турнир. Чемпионатның барлык ярышлары онлайн трансляцияләнә. Ярышларны ММА.рф мультимедиа платформасының махсус проекты битендә, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, катнаш көрәш буенча Федерациянең рәсми сайтында карарга мөмкин. Ярышлар 20 августка кадәр дәвам итә.