Республиканың күпчелек районнарында уракны соңгы гектарларда алып баралар. Барлыгы ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Чүпрәле районы хуҗалыклары да финиш сызыгына чыкты. Корылыкка карамастан, уңыш республика буенча уртача күрсәткечләрдән бераз югарырак. Бу алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсе.
Дементьев исемендәге агрофирманың «Городище» бүлекчәсе басуларында җәй буена нибары бер тапкыр яңгыр яуган. Барлык технологияләрне үтәү, яфрактан тукландыру нәтиҗәсендә чагыштырмача яхшы уңыш үстерелгән.
Денис Юркин беренче тапкыр комбайн кабинасына 10 яшендә утырган. Көзен армиягә китә, ә бер елдан соң, кабат туган авылына әйләнеп кайтырга җыена.
Быел бик коры, яңгырлар булмады. Игеннәр тәбәнәк, суктырырга җайсыз. Без бөртекне югалтмыйча суктырып алырга тырыштык.
Денис-районда лидерларның берсе. 12 мең центнердан артык ашлык суктырган. Хезмәттәшләре дә шундый күрсәткечләргә ирешкән. Аларның тынгысыз хезмәтен күрә, бәяли беләләр.
Без эшләгән кешенең кадерен беләбез. Кырларда ашлыкны югалтуларсыз суктыруга игътибар итәбез. Кырда бөртек калырга тиеш түгел. Моның өчен махсус премия фондын булдырдык.
Хуҗалык буенча уртача уңыш гектарыннан 18 центнер. Барлык белгечләр дә үз урыннарында эшли. Ындыр табагында да кызу вакыт – кайтарылган ашлыкны чистартып, киптереп урнаштыралар.
Алда–көзге чәчү. 5 мең да бодай чәчәргә исәпләре.
Хуҗалык игенчеләренең яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсының финалына чыкканы бар. Быел да өметләре юк түгел. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе һәм Казан дәүләт аграр университеты сентябрь ахырында конкурска йомгак ясый.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чүпрәле районы.