Путин: Янгынга каршы чаралар вакытында хайваннарга зыянны киметергә кирәк
Ул кыргый хайваннарны коткару эшләрен оештырырга йөкләмә бирде.
Урман янгыннары нәтиҗәләрен юкка чыгарганда урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга һәм хайваннар дөньясына зыянны киметергә кирәк.
Бу хакта Хөкүмәт, субъект башлыклары һәм муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
Урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышырга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтәм. Әлбәттә, янгынга каршы чаралар вакытында да эшне тайга һәм урманнардагы хайваннар дөньясына зыянны киметерлек итеп оештырырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.