Бүген күренекле композитор, пианист, СССРның халык артисты, республикабызның Тукай бүләге лауреаты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тууына 100 ел.
Ул татар композиторлар мәктәбен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Фортепиано һәм скрипка өчен язган концерты – иң зур күләмле әсәре, Татарстан гимны, 400дән артык әсәр авторы.
Бер гасырга якын тарихы булган Татарстан радиосының алтын фондында композиторның күпсанлы симфоник, инструменталь әсәрләре, җырлары, романслары, үз тавышы белән яздырылган тапшырулар да саклана. Авторның гаять күпкырлы музыкаль мирасын хәзерге буыннарга җиткерү максатында, Татарстан радиосы бүгеннән Рөстәм Яхин иҗаты атналыгын игълан итте. Атна буена эфирда аның әсәрләре, иҗатына багышланган тапшырулар яңгырап торачак. Әлеге тапшыруларны “Татарстан авазы” интернет радиосыннан тыңлау мөмкинлеге дә бар.