Быел Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре 14,15 һәм 18 августта уза. Мәдәни чаралар Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, быел чаралар саны кыскартылган.