Саба районында республиканың татар телендә эшләүче радиостанцияләре хезмәткәрләре арасында пляж волейболы турниры оештырылды. 2013 елда башланып киткән әлеге бәйге хәзер инде традициягә әйләнде.
Дустанә спорт чарасын ачу тантанасыда Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты. Шулай ук журналистларга Байлар Сабасының истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Җиденче тапкыр узган пляж волейболы бәйгесендә “Татарстан радиосы” командасы да лаеклы чыгыш ясап өченче призлы урынга лаек булды. Икенче урында “Саба дулкыннары радиожурналистлары. Ә җиңүчеләр “Биектау ФМ” командасы. Турнирның кагыйдәсе буенча, былтыр җиңүче булган команда киләсе елда ярышларны оештыра. Димәк, икенче елга волейбол командаларын Биектау районы кабул итә.