Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова Чаллыда булды. «Адымнар» күп телле мәктәбе төзелеше барышын карады, халыкның гозерләрен, шикаятьләрен тыңлады.
Күп телле мәктәп яңа уку елына әзер булырга тиеш. Җиһазлар кайтарылган. Төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар. Педагоглар коллективы тупланган.
Татьяна Ларионова театр паркында халык белән очрашты. Аларның республика программаларын гамәлгә ашыру, төзекләндерү, сәламәтлек саклауга бәйле сорауларына җаваплар бирде. Депутат билгеләп үткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре контрольгә алына. Проблемаларны хәл итүне тизләтү өчен, аларны тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга тапшыралар.