Казан федераль университеты студентларга коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үтү турындагы таләбен гамәлдән чыгарды. 1 сентябрьдән югары уку йорты гадәти режимда эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткән. Әлеге югары уку йортының студентларга электрон почта аша юллаган хатыннан аңлашылганча, мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару турындагы карар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклылануы белән бәйле.
Әмма махсус тәртип чит ил студентлары өчен сакланачак: алар коронавируска тискәре тест күрсәткәннән соң гына лекцияләргә килә ала.
«Шул ук вакытта югары уку йорты коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узарга киңәш итә. Бу — үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклауда бердәнбер алым», — дип искәрткәннәр университетның матбугат хезмәтендә.