Казанда Мәрҗани урамының бер өлеше 29-30 августка ике көнгә җәяүлеләр өчен булачак. Ул Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне кысаларында «Печән базары» заманча мәдәният һәм дизайн фестивале һәм башка бик күп чаралар мәйданчыгы булачак. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу көннәрдә Казанда Кабан күле яр буенда «Милли кием» бәйрәме узачак. Анда чәй зонасы, белем бирү мәйданчыгы, милли кухня, балалар зонасы һәм фотозоналар оештырыла.
Бәйрәмнең кульминациясе булып иммерсив спектакль, анда зур булмаган күренешләр бистәнең тарихи вакыйгаларын һәм гаилә традицияләрен сурәтләнә.