Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга хезмәт хакы түләү өчен 46,3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Шул хактагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
«Хәзерге вакытта илдә коронавируска каршы көрәш дәвам итә. Табиблар һәм шәфкать туташлары катлаулы шартларда эшли, „кызыл зоналар“, хастаханә һәм поликлиникаларда авыруларга ярдәм итә. Хөкүмәт алга таба аларга булышлык күрсәтәчәк», — дип искәртте Премьер Министрлар Кабинеты утырышында. Табиблар акчаны 2021 елның ноябренә кадәр алачак.