2035 елдан соң Россиядә яңа климатик чор башланачак. Бу хакта RT телеканалы «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә.
Белгеч фикеренчә, хәзер бара торган үзгәрешләр 14 елдан соң климатик системаның тиешле баланска кайтачагын фаразларга мөмкинлек бирә.
«Без аңа кайтып кына калмаячакбыз, ә алга таба бозлыкара һәм бозлык чоры дип атала торган яңа климатик чорны исәпли башлау өчен ишек тә ачачакбыз», — дип искәртте Тишковец.
Аның сүзләренчә, алдагы елларда кешеләр климатик үзгәрешләргә ияләшәчәк, әлеге үзгәрешләр аларның тормышына зур йогынты ясамаячак.