Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек Рузиләгә «Гамманорм»препараты кирәк. Әмма, ул Россиядә җитештерелми . Хафизовлар гаиләсенә кыйммәтле даруны сатып алырга Русфонд ярдәм иткән иде инде. Әмма ул бетеп килә ди безнең ярдәмгә мохтаҗ кызның әнисе.
Гөлнара кызы Рузилә белән янә доктор янына бара. Балачагында кызга беренчел иммунодефицит дигән диагноз куйганнар. Организмы мөстәкыйль анти тәнчекләр эшләп чыгара алмый.
Кыз туганнан бирле еш авырый. 4 яшендә үк инде организмы җитди кризис хәлен кичерә. Рузиләнең гомерен Казан табиблары коткарып кала. Соңгы диагнозны Мәскәүдә балалар онкологиясе, иммунология һәм гематология үзәгендә куялар. Тикшерүдән соң табиблар анда гемтология авыруы булмавын ачыклыйлар. Рузилә иммун системасын саклый торган махсус препаратка мохтаҗ. Башка дарулар аңа берничек тә ярдәм итмәгән.
Хәзерге вакытта Рузиләне «Гамманорм» препараты белән тәэмин итү өчен акча җыю бара. Тик әлеге дару Россия территориясендә теркәлмәгән, ә кыз иммуноглобулинның исемле дару формасына мохтаҗ. Сынау партиясен гаиләгә Русфонд аша сатып алырга булышканнар. Ул чакта өч миллион сум акча җыйганнар, ярты елга җитәрлек препарат сатып алганнар.
Рузиләнең киләчәккә планнары зурдан. Ул флейтта уйный, ат спорты белән шөгыльләнә, яхшы укый, атлар фермасын ачарга хыяллана.
Рузиләгә без бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына “дети» сүзен язып, смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум.
Светлана Шумкова, Максим Липин, Татарстан яңалыклары.