Азнакай районында тиздән яңа мега-ферма ачыла. “Азнакай” агрофирмасында заманча комплексны бер елдан да кимрәк вакыт эчендә салганнар.
Терлекчелек комплексының беренче чираты мең малга исәпләнгән. Икенче партиясендә дә шулкадәр мөгезле эре терлекне асрарга җыеналар. Зур суыткычлар урнаштырылган, «Карусель» тибындагы заманча саву комплексы көйләнгән, саву һәм малларны карау процессы автоматлаштырылган. Биредә соңгы эшләрне үтиләр. Федераль программа буенча мега-ферма янында сусыл азык үстерү өчен 400 гектар сугарулы җир бүлеп бирү планлаштырыла.