Бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны элеккеге кебек көн саен артып тормый.
Әмма куркыныч авыру чигенергә дә җыенмый. Аны бары тик күмәк вакцинация генә җиңәргә мөмкин. Коронавируска каршы вакцина бушлай һәм ирекле рәвештә үткәрелә. Статистик мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 637 үлем очрагы теркәлгән. Шуңа да белгечләр вакцина ясатуны кирәк дип саный.