Быелгы экспедиция Татарстанга да килеп җитте. Табиблар төркеме җәй башында ук инде тест үткәрү өчен Россиянең 50 төбәгенә чыгып киткән иде.
Аларның максаты — кешеләргә ВИЧ авыруы йогышы проблемалары белән таныштыру, профилактик чаралар, теләгән һәркемгә түләүсез тест үткәрү. Анализны 5 меңнән артык кеше тапшырган. Чара Санкт-Петербургта башланды, табиблар Түбән Кама һәм Чаллыда булды. Бригада бүген Казанга да килә. Тест уздырырга теләүчеләрне Бауман урамында сәгать 12дән кичке 8гә кадәр көтәләр.