Бүген башкалабызның Горький паркында урам театры тамашасы була. Куелыш төрле агачларга багышланган.
Тамаша Идел буе халыкларының гореф-гадәтләренә, әкиятләренә нигезләнгән. Удмурт, чуваш, мордва, мари халыклары әкиятләрен берләштерә. Тамашаның режиссеры -Бурятиядән Сойжин Жамбалов. Бу Казанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзләгән чараның берсе. Спектакль кичке җиденче яртыда башлана, артистлар тагын– 12 һәм 13 августта чыгыш ясый.