Быел Татарстанда диспансерлаштыру барышында өч йөздән артык яман шеш авыруын ачыклаганнар. Авырулаарга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Республика клиник хастахаәсе табиблары уникаль операция ясаган. Нейрохирургларның осталыгы һәм заманча технологияләр ярдәмендә бер авыруның арка миендәге шешне алганнар. Тулырак киләсе репортажда.
Утыз яшькә кадәр Нинаның сәламәтлеге белән проблемалары булмаган. Дөресрәге, аңа шулай тоелган. Арка турысындагы чатнап авыртуга да игътибар итмәгән. Аяклары йөри алмас хәлгә килгән.
Бала белән урамга чыккач, кинәт аякларым атлаудан туктады. Аякларымны мамык шикелле итеп тойдым. Икенче көнне эшкә җәяүләп киттем, көч-хәл белән барып җиттем, аякларыма баса алмас хәлдә идем.
Компьютер томографиясе, аннары магнит-резонанс томографиясе, невролог һәм нейрохирург караулары. Арка мие шеше диагнозын куеп, ашыгыч операция ясарга килешәләр. Шешнең җиде сантиметрлы булуы — аның тумыштан килгәненә ишарәли. Операция алты сәгать дәвам итә. Икенче көнне үк Нина аякка баса, ә бер атнадан хастаханәдән чыгаралар.
Әгәр операция ясамасалар,паралич сугу куркынычы булган. .Бездә мондый операцияләрне ясаулары яхшы. Үземне яхшы хис итәм.
Тик операция һәрвакыт шулай уңышлы булмаска мөмкин. Авыру соңарса — гомерлек инвалид булып калу куркынычы бар.
Арка һәм баш ми шешләре бик куркынычлы..Авыру билгеләре шеш зурайгач кына үзләрен сиздерә. Ә башлангыч этапта беленми. Шуңа күрә диспансерлаштыруны һәркемгә дә үзвакытында узарга киңәш итәбез. Невропатологлар авыруны тикшереп вакытында ачыклый.
Гомумән диспансерлаштыру барышында күп кенә авырулар башлангыч стадиядә ачыклана. Еш кына чирләр йөрәк — кан әйләнеше системасы белән бәйле.
Каты авыру өянәге белән ашыгыч ярдәм чакыртканчы, диспансерлаштыруны вакытында узарга кирәк. Нәкъ менә ул авыруларны башлангыч этапта ачыкларга булыша.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан