РФ Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгына янгыннарны сүндерү буенча төркем белән идарә итү өчен Якутиягә очарга кушты. Бу хакта ТАСС Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевка янгыннарга каршы көрәш белән шөгыльләнүче МЧС группировкасы белән оператив идарә итү өчен Якутиягә очарга кушты», — диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Путин хәрбиләргә урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм итү кирәклеген бәяләргә кушты. Моннан тыш, РФ Президенты йөкләмәсе буенча, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Якутиядә янгыннарны сүндерү өчен көч һәм чаралар группировкасын арттырырга кушты.