Җәй айларында республика Милли китапханәсе үз эшен тагын да җанландырды. Китапханә яңа бинага күчкәч, китап сөючеләр белән элемтәләрне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр дә ачылды.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында Милли китапханәнең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев эшчәнлекнең төп юнәлешләре, китапханә тормышындагы яңалыклар, китап укучыларны җәлеп итүнең заманча формалары белән таныштырды. Милли, тарихи китапларны, сирәк очрый торган басмаларны саклап калу буенча күрелә торган чараларга тукталды. Студия кунагына без дә берничә сорау бирдек.