Балаларның иминлеген һәм хокукларын саклауда җәмгыять алдында нинди бурычлар тора? Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе педагогик һәм тәрбия учрежедениеләре белән үзара нинди элемтәдә эшли? Балаларны кесә телефонына, гаджетка бәйлелектән, интернеттагы шикле сайтлардан ничек сакларга?
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм балалар тәрбияләүдәге башка четрекле мәсъәләләргә багышланды. Комиссия сәркатибе, полиция полковнигы Илсөяр Гарифуллина балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдәге җитди проблемалар, яман, начар гадәтләрдән саклап калу буенча тыңлаучыларның сорауларына да җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.