Питрәч районындагы Күн авылы җирлеге территориясендә хайваннарда котыру авыруы ачыкланган.
Шул сәбәпле, әлеге территориядә карантин кертелде. Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң, 60 көн дәвам итәргә тиеш. Авыру чыганагы ачыкланган урында тиз авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау тыела. Шулай ук әлеге территориягә чит кешеләрне, шулай ук прививка ясалмаган хайваннарны кертү, читкә чыгару, бер урыннан икенчесенә күчерү тыела.