Дүшәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин Россия Паралимпиада командасы әгъзалары белән видеоэлемтә буенча аралаша. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзер спортчылар Токиода узачак финалга әзерләнә.
Исегезгә төшерәбез, XVI Паралимпияада җәйге уеннары Токиода 2021 елның 24 августыннан 5 сентябренә кадәр узачак. Россия командасы составына 430 кеше керде, шуларның 241е — спортчылар. Россия данын алар уеннар программасына кертелгән 22 спорт төренең 19ында яклаячак.