Халык белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова аралашты.
Спорт өлкәсендә эшләүчеләрнең түбән хезмәт хакы, күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу, инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Минзәләдә яшәүчеләр, мәсәлән, ябык футбол манежын төзү турында сорадылар. Әлеге үтенеч контрольгә алынды. Исегезгә төшерәбез, «Мой депутат» сервисы аша һәркем үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә яки наказлар калдыра ала – берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Кайнар линия ял көннәрсез иртәнге сәгать уннан алып, кичке тугызга кадәр эшли.