Әлегә Татарстанда битлек режимын бетерү турында сөйләргә иртә. Бу хакта республика Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
Ул коронавирустан прививка ясаткан кешеләр битлек кияргә тиеш, чөнки вакцина зарарланудан түгел, ә авыр һәм үлем нәтиҗәләреннән саклый, дип аныклады.
Аның сүзләренә караганда, битлек режимын бетерү турында карар прививка ясау компаниясе тәмамланганнан соң норматив документлар нигезендә кабул ителәчәк. Ноябрьгә кадәр халыкның 80% — ы коронавирустан вакцинация ясау планлаштырыла.