Казанда — Йолдызлык «Созвездие» республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны каршыладылар. Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 230 бала Һәм яшүсмер Кырымда ял иттеләр. «Голубая лагуна» шифаханәсе базасынның сәламәтләндерү лагерендә 18 көн булдылар. Ковидка каршы чикләүләр булу сәбәпле, ябык сменада ял иттеләр. Шулай да ял программасы шактый бай иде – фильмнар карадылар, викториналарда катнаштылар, төрле темаларга иҗади чыгнышлар ясадылар. Ә соңыннан зур бәйрәм концерты булды.