Путин боксер Альберт Батыргазиевны Токиода узучы Олимпиадада җиңүе белән котлады.
РФ Президенты Владимир Путин Россия боксеры Альберт Батыргазиевны Токиода узучы XXXII Олимпиада уеннарында 57 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә бокс ярышында җиңүе белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.