Россия Президенты Владимир Путин «Росатом» генераль директоры Алексей Лихачев белән илебездәге атом-төш корал комплексын үстерү турында фикер алышты. ТАСС хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Ростатом башлыгы дәүләт башлыгына эшнең төп күрсәткечләре һәм яңа проектлар турында сөйләде.
«Росатом» компаниясе Россиянең иң эре компанияләре, күп профильле компанияләр исәбенә керә, аңа 350 оешма һәм 300 мең эшләүче керә», — дип билгеләп үтте РФ Президенты.