Октябрь аенда Бөтенроссия халык санын алу уздырыла. Кешегә беркетелмәгән мәгълүматлар ачык ресурста урнаштырыла, илдә яшәүче һәркем аның белән таныша ала. Бу хакта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республикадагы территориаль органы хәбәр итә.
Нәтиҗәләрне санаганнан һәм эшкәрткәннән соң, теләсә кайсы кулланучы өчен үзенең уникаль соравын бирү, ил масштабында саннар, графиклар рәвешендә яки картада аның йомгакларын белү мөмкинлеге тудырыла. Мәгълүмат аерым кешегә беркетелмәгәнлектән, ул яшерен саклана.