Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 081 очрагы рәсми рәвештә расланган, 21 339 кеше (шуларның 50се — узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 836 828 кеше (шуларның 5 604е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 620 445 кеше икенче дозаны да алган.