Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев юбилеен билгеләп үтә.
Ул өч дистә елга якын журналистика өлкәсендә-массакүләм мәгълүмат чараларында эшли. 90нчы еллар уртасында ук мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе булып эшли башлый. Аннары-өлкән мөхәррир, ә аннары «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе. Районнарда массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертте. Татарстан Президентының мәгълүмати-аналитик идарәсен җитәкләде. Ике ел элек республика агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Яңа медиа планнар, традицион масакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү, инновацион алымнарны кулланышка кертү, Татарстан журналистикасы кыйммәтләренә тугрылык – аның эш стиле шулар белән аерылып тора. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы юбиляр адресына юлланган күпсанлы котлауларга кушыла.