Владимир Путин Николай Пашинянны Әрмәнстан премьер-министры вазыйфасына билгеләнүе белән котлады, тиешле телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
«Сезнең җитәкчелек иткән Хөкүмәт эшчәнлеге Россия-әрмән арасындагы дустанә, бердәмлек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, шулай ук Көньяк Кавказдагы тынычлыкны, иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам», — диелә Россия лидеры телеграммасында.
Путин билгеләп үткәнчә, Россия конструктив диалогны дәвам итәргә һәм көн тәртибендәге ике яклы һәм региональ мәсьәләләр буенча уртак эш алып барырга әзер. Путин Пашинянга уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.