Кыям Миңлебаев, Ринат Таҗетдинов, Рәдиф Җамалетдинов исемнәре татар дөньясына яхшы таныш. Алар барысы да Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туып-үскән шәхесләр. Гомумән, әлеге авылның төп байлыгы — тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Кече Чынлы турында тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Кече Чынлы авылы матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага. Мостафа Ногман язганча, “Ташкыннар кебек шаулашып” яшьләр үсмәсәләр дә, авыл әле гөрләп яши. Иң мөһиме — балалар бакчасы да , мәктәбе дә бар.
Әнә шундый бай тарихлы Кече Чынлы авылы Чүпрәле районында инвесторларсыз яшәүче бердәнбер хуҗалык. Бирегә газ да районда гына түгел Татарстанда беренчеләрдән булып кергән. Кыскасы, халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр эшләнелгән. Ә күп эшләрнең башлангычы Барис Гафуров исеме белән бәйле.
Барис Гафуров рәис итеп билгеләнгәч беренче эш итеп мәчет төзетә. Күрәсең. шуңа да эшләребез уң булды ди. Белеме буенча укытучы кеше ул. Төп девизы: “ Эшләргә кирәк!”.
Шушы көннәрдә 30 ел элек салынган мәчетне төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды.
Үзгәртеп кору елларында Татарстанда беренче ачылган мәчетләрдән ул. Аңа кадәр авыл кешеләре аерым йортларда җомга намазларына йөри. Зөфәр абый өенда намаз укыганнарын искә алды кайбер чыгыш ясаучылар.
Мәчет төзү тарихы 1989 елда башлана. Ул чакта бер яктан Мидхәт Кәлимуллин җитәкчелегендәге авыл картлары мәчет салдыру үтенече белән керсә, ә бер яктан әле таркала башлаган партия көчләре басым ясый.
Мәчетнең имам –хатыйбы әйтүенчә, ул вакыт үрнәк алырлык мәчет проектлары да булмый
30 ел элек төзелгән мәчетнең төзекләндерүдә дә Барис Гафуровның өлеше зур. Тантаналы чарага кайткан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәчет төзекләндерү эшендә катнашучыларга нәзарәт медале һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Мәчеткә атап та бүләкләр бирелде. Мөфти белдерүенчә, соңгы елларда республикада ике атнага бер мәчет ачыла . Җыенысы Татарстанда 1539 мәчет бар. Кече Чынлы авылында да ике мәчет эшли.
Азан яңгыраган авылда дини чаралар да, дөньяви бәйрәмнәр дә үткәрелеп килә. Милли һәм рухи тормыш чыганагы үрнәге ул — Кече Чынлы авылы. Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.