Республика кырларында урак дәвам итә. Бер миллион 560 мең гектарга якын мәйданда бөртек суктырып аласы бар. Оператив мәгълүматларга караганда, барлык мәйданның яртысыннан артыгында ашлык җыеп алынган. Зәй, Чистай, Яшел Үзән, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш районнарында 63- 74 процент мәйданда урак тәмамланган. Әлегә һәр гектардан уртача 16,5 центнер бөртек чыга. Зәй, Чистай, Тәтеш, Тукай районнарында ул 21-24әр центнер. Уракның барышы турында Балык бистәсе районыннан репортаж.
«Кулон-агро» хуҗалыгының 9 мең гектар сөрүлек җире бар. Ул элеккеге 8 күмәк хуҗалыкны берләштерә. Чәчүне вакытында техноголоя нигезендә оештырганнар. Тик озак вакыт яңгыр яумаган.
Юныс Гыйльманов хуҗалыкта агроном булып эшли, ә урып – җыю вакытында комбайнда бөртек суктыра. Корылык булса да, технологияне җиренә җиткереп үтәү, элиталы орлыклар чәчү нәтиҗәсендә уңыш елына күрә яхшы – бер гектардан 20 центнер чыга.
Механизаторлар арасында яшьләр дә аз түгел. Алар да икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык осталыкларын биреп эшлиләр.
Җыеп алынган ашлыкны киптерү комплексына ташыйлар. Сәгатенә 80 тонна бөртек киптерелә. Бөртекнең сыйфаты аның дымлылык дәрәҗәсенә бәйле. Киптереп чистарткач, ашлыкны амбарга урнаштыралар.
Иң күп ашлык суктырып алучылар яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика конкурсында катнаша ала. Ярышка безнең телерадиокомпания, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре урактан соң йомгак ясый.
Дмитрий Второв, Илдар Галәветдинов, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары,, Балык Бистәсе районы.