Владимир Путин Ладож күлендәге Коневец утравындагы монастырьда булды, дип хәбәр итә РИА Новости.
Коневский ирләр монастыре XIX гасыр башында төзелгән, әмма вакыт узу белән җимерелгән. Төзелешләр начар хәлдә иде.
2016 елда Путин утрауда булды һәм төп гыйбадәтханәне һәм Изге Ана иконасын торгызырга кушты. Архив документлары ярдәмендә кыска вакыт эчендә бөтен комплексны беренче тапкыр торгызуга ирешкәннәр.
Барлык эшләр дә «Роснефть»көче белән башкарылды. Монастырьне торгызу турында Президентка компания башлыгы Игорь Сечин сөйләде.