Татарстанда 484 меңнән артык мәктәп укучысы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча бер тапкыр түләнә торган пособие алган инде. Түләү бүгенге көннән башланды. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Республикада барлыгы 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 563 мең бала дәгъва итә. Аны уку елы башланганчыга кадәр 6 яшь тулган Россия укучылары һәм 18 яшь тулмаган яшүсмерләр ала ала. Моннан тыш, пособие 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга да түләнә, алар мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итәләр.
Гаризаны өч ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин.