Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе 2 августтан җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук яраклылык вакытына бәйле сораулар буенча кайнар элемтә оештыра.
Татарстанлылар үз сорауларын (843) 273 34 85 телефоны буенча бирә ала. Кайнар элемтә 13 августка кадәр иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр эшли.