Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларын җәмәгать киңлекләрен начар тотулары өчен тәнкыйтьләде, шулай ук аларны тиешле хәлгә китерергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, татарстанлылар еш кына җәмәгать пространстволарының начар булуына зарланалар: ватылган фонарьлар һәм эскәмияләр, чүп-чар җыештырылмаган, кече архитектура формаларын ремонтлау таләп ителә. Моннан тыш, республика халкы балалар мәйданчыкларында эшләмәүче бәдрәфләргә һәм травма алу куркынычы турындагы элементларга игътибар итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына паркларда, скверларда, яр буйларында һәм ремонтланган ишегалларында тәртипне җентекләп күзәтергә кушты. Югыйсә районнарга күбрәк җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру өчен акча бирелмәячәк. Моннан тыш, мондый муниципалитетлар «Безнең ишегалды»программасына эләкмәскә мөмкин.
Татарстанда 2015 елдан 2020 елга кадәр барлыгы 14,6 млрд.сумлык 443 объект төзекләндерелгән. Быел тагын 69 иҗтимагый киңлекне тәртипкә китерергә планлаштыралар.