2018 елда Россия лидеры Владимир Путин һәм ул чактагы Япон премьеры Синдзо Абэ ирешкән килешү бүген Токионы «катлаулы хәл»гә куя. «Абэ һәм Путин тыныч килешү буенча Япония-Россия сөйләшүләрен тизләтү турында килештеләр. Әмма узган ел Россия Конституциясенә Россия территорияләрен төрле яклап читләштерүне тыя торган төзәтмәләр кертелде», — диелә басмада.