1 сентябрьгә Татарстанның 1402 белем бирү учреждениесе ТР телекоммуникацияләрнең дәүләт интеграцияләнгән системасына (ГИСТ) тоташтырылачак. Шулай итеп, барлык мәктәпләрдә дә Интернетка бердәм тариф гамәлдә була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Хәзер системага Татарстанның күпчелек мәктәпләре тоташтырылган. Тизлектәге ике аермага карамастан: шәһәр мәктәпләре өчен 100 Мб/секунд һәм авыл мәктәпләрендә 50 Мб/секунд — хезмәтләр бердәм тариф буенча түләнә. ГИСТка тоташтырылмаган мәгариф учреждениеләрендә түләү оператор билгеләгән тарифлар буенча исәпләнә.