РФ Президенты Владимир Путин фехтования буенча команда ярышларында җиңү яулаган Олимпия спортчыларына котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Команда бердәмлеге, осталыгыгыз һәм җиңүгә омтылыш сезгә финалга ышанычлы барып җитәргә һәм хәлиткеч моментта Франциядән көчле көндәшләрне җиңәргә ярдәм итте», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук, бу җиңү Россия фехтование мәктәбе үсешенә лаеклы өлеш кертәчәген ассызыклады.