Бу хакта Эфиопиянең Мәскәүдәге илчесе Алемайеху Тегену Аргау Яңалыклар хәбәр агентлыгына биргән интервьюсында әйткән.Баксаң, бу илдә бездә укып киткән ун меңнән артык белгеч исәпләнә икән.Алар заманында бездә стипендия алып,бушка укыганнар. Хәзер андый мөмкинлек булмаса да, эфиоплар Россияне бик яраталар, аның белән кызыксыналар һәм Александр Пушкинның тамырлары Эфиопиядән булу белән горурланалар, ди.